TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 63 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 2 дек.
Киләсе елга Башкортстанда "Гаиләне һәм балачакны" саклау өчен казнада чыгымнар 2022 ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек кими 2022 елны Башкортстанда "Гаиләне һәм балачакны" саклау өчен 26,3 миллиард сум бүленгән булса, 2026 елга 14,7 миллиард сум каралган. Бу хакта үз Телеграм каналында икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов яза. Шул ук вакытта ноябрьдә билгеле булганча, Украинага каршы сугышта катнашучылар һәм аларның гаиләләренә түләү өчен киләсе елга республика бюджетыннан 24,5 миллиард сум бүлү планлаштырыла. ▪️Украинадагы сугышта Русиядән иң күп һәлак булучылар нәкъ Башкортстаннан. Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта 8082 кеше һәлак булган. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. @azatliqradiosi
Опубликован 2 дек.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 2 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф бүген көннең икенче яртысында Русия президенты Владимир Путин белән очрашачак. Ак йорт сүзчесе Кэролайн Левитт журналистларга белдерүенчә, Уиткофф инде Мәскәүгә юл алган. 🔸Ноябрь аенда Украина Кораллы көчләре Русиянең нефть эшкәртү ширкәтләренә дроннар белән 14 һөҗүм ясаган. Bloomberg илнең ачык белдерүләренә сылтанып язуынча, бу - сугыш башланганнан бирле бер ай эчендә башкарылган иң күп һөҗүм. 🔸Казанда мең тоткынга исәпләнгән яңа тикшерү изоляторы (СИЗО) вакытыннан алда ачылачак. Бу хакта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) җитәкчесе Аркадий Гостев президент Путин белән очрашуда әйтте. СИЗО Казанның Авиатөзелеш районында, Жилплощадка артында урнашкан. Аның төзелешенә 5,8 миллиард сум тотылган. Элегрәк СИЗО 2026 елны ачылачак диелгән иде. 🔸Татарстанда 04:41 сәгатьтә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Һава аланнары ябылу турында хәбәрләр булмады. 🔸25 елда Татарстан халкы саны 230 мең кешегә - 3,7 миллионнан 4 миллионга кадәр арткан. Шәһәрдә яшәүчеләр саны 73,6%тан 76,6%ка җиткән. 🔸2 декабрьдә «Башнефть-Розница» ширкәте ягулык салу станцияләрендә кышкы дизель ягулыгына бәя 20 тиенгә артып 73,4 сум булган. Башка бәяләр үзгәрмәгән. @azatliqradiosi
Опубликован 1 дек.
1 декабрь Минскида татарларның хәзерге Беларус җирләренә килеп урнашуына 628 ел тулды. XX гасыр башында Беларуста 40 мәчет һәм гыйбадәтханә була, аларның барсы да ябыла, бары тик Ивьеда гына мәчет эшләвен туктатмый. 1882 елда төзелгәннән бирле ул бервакытта да, сугышлар чорында да, Совет берлегендә дин эзәрлекләнгәндә дә ябылмаган. Берничә ел элек Азатлыкның беларус бүлеге хәбәрчеләре беларус татарларының башкаласы саналган Өе (Ивье) шәһәрендә булып кайтты. Бу хакта тагын бер искә төшереп китик. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 1 дек.
Якутларның Ысыах милли бәйрәмен Түбән Камада уздырачаклар Бәйрәм киләсе елның 13 июнендә үтәчәк Татар-информ хәбәр итүенчә, бу карар Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев белән Саха (Якутия) башлыгы Айсен Николаевның очрашуы вакытында расланган. 2022 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Саха республикасына барып, якутларның Ысыах милли бәйрәмен күреп кайтып, андагы миллилеккә хисләнеп, Сабантуйны көчәйтергә, миллиликне өстәргә кирәк дигән теләк белдерде. Үзгәрешләр шул елны ук башланды, татарның милли бәйрәмен оештыру өчен яңа такым булдырылды, эшкә яшьләр җәлеп ителде. 2023 елны Якутски мэры Евгений Григорьев "Ысыах Туймаады - 2023" "махсус хәрби операциядә катнашучыларга" багышланачак дигән иде. Якутиядә яшәүчеләр милли бәйрәмне сугышка багышлауга каршы чыкты. Бу хакта Русиянең азиат халыклары бәйсез медиасы язды. "Ысыах – саха өчен иң мөһим бәйрәм. Якыннар тормышны, тынычлыкны, туган җирне мактау өчен җыела. Изге, кагылгысыз йола. Әмма явызлык бу изге бәйрәмгә дә үзенең канлы кулларын сузды. Кремль узурпаторлары кушуы белән оятсыз маңкортлар быел Ысыахны сугыш бәйрәме дип игълан итте", диелде хәбәрдә. Бу халыкларның мирасын юк итү, дип искәртелде. "Ысыахны канга буярга тырышу бөтен кешеләрнең, хәтта сугыш турында дәшмәүчеләрнең дә ачуын китерде. Меңләгән саха якташларын бу пропаганда чарасына килмәскә чакыра", диелде. ▪️Саха республиканың Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Яна Игнатьева элек Казанга килгәч, 1990 еллардан республикада милли мәдәниятне үстерү башланды дигән иде. Милли бәйрәмебез Ысыахны – җәйне каршы алу, кояшны сәламләү, яшеллекне зурлау бәйрәмен үткәргәндә, бөтенесе дә милли киемнәрдән килә. Хәтта кечкенә балалар да”, диде ул. @azatliqradiosi
Опубликован 1 дек.
❗️Бүген Русия армиясе тарафыннан Днепрга ясалган ракет һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган “Хәзерге вакытка яраланганнарның саны 40 кешегә җитте. Аларның күбесе хастаханәдә. Кызганычка, җәрәхәтләр алган 11 кеше авыр хәлдә”, дип язды Днепропетровски өлкә хәрби хакимияте башлыгы Владислав Гайваненко. Аның сүзләренчә, коткару эшләре тәмамланган. @azatliqradiosi
Опубликован 1 дек.
Көн язмасы: Русиядә милли сәясәт стратегиясе кабул ителде. Татар һәм башкортларга аннан ни файда? 26 ноябрь Русия президенты Владимир Путин 2036 елга кадәр милли сәясәтнең яңа стратегиясен раслады. Яңа документка күрә 2036 елга Русия халкының кимендә 95% үзләрен иң беренче чиратта русияле итеп тоярга тиеш. Путин имзалаган документта аерым урыс теле һәм урыслар турында язылган. Алар дәүләтне коручы милләт дип билгеләнгән. Шуңа да чараларның 80%ы дәүләт төзүче халыкның мәдәниятын, телен популярлаштыруга юнәлтелгән. Мәскәү барлык Русия ватандашларының үзләрен россиян итеп билгеләвен тели. Моңа ничек ирешәсе? Милли сәяәсәт өчен җавап тотучылар моның өчен урыс телен популярлаштыру һәм үстерү кирәк дип әйтә. Мәсәлән, Русия халыклары телләрендә язылган әсәрләрне урыс теленә тәрҗемә итү уңай нәтиҗәләргә китерәчәк, дип саный алар. Тукай шигырьләрен туган телендә укучы татарлар артсын яки Рәми Гарипов язган әсәрләрне башкортлар башкорт телендә сөйләсен дигән максат кую урынына ачыктан-ачык урысча сөйләшүчеләр санын арттыру сәясәте алга сөрелә. Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов "Бизнес Online"га ачыктан-ачык урысларның теле, мәдәнияты, гореф-гадәтләре сакланып калырга тиеш дип әйтте. Галим, антрополог, Русиядәге җанисәп вакытында татарларны төрле этносларга бүлгәләү өчен зур тырышлык салган Валерий Тишков та яңа документта урыс халкы, аның теле аерым язылуы гадел дип саный. Милли төбәкләрдә, Татарстанмы ул, Башкортстанмы, беренче чиратта урыс теле түгел, ә анда яшәүче "титул" милләтләрнең теле язмышы кайгыртыла. Республикаларда асаба халыкларның мәдәниятен һәм телләрен саклау өчен үз ресурслары бар, ди ул. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 1 дек.
Тумышы белән Уфадан булган Face кушаматлы рэпер Иван Дреминга каршы җинаять эше ачылган Аны "ят агент" канунын бозуда гаеплиләр. Рэпэрга ике елга кадәр төрмә яный. Бу маддә нигезендә Дремин элек штрафка тартылган иде. Ул үзенең эшчәнлеге турында хисаплар тапшырмаган диелде. 2022 елның мартында Face илдән китте һәм Русиягә башка кайтмаячагын һәм концертлар бирмәячәген сөйләгән иде. — Мине һәм якыннарымны үз йортымнан, үз җиремнән кудылар, сезнең дәүләтегез куды, мин аны хәзер үземнеке дип атый алмыйм, һәм үз халкым куды, майлы ипигә акчасы җитсә, ул башкасына төкереп тә бирми, — дип язды музыкант Instagram-да. Рэпер Украинадагы сугышны хөкем итте. — Бөтен сугышны узып Берлинга җиткән һәм Суворов ордены белән бүләкләнгән бабам күрсә иде сезне. Әгәр ул 75 ел узганнан соң сез үзегезгә яңа свастика уйлап чыгарып, үзегезне Европаны азат итүчеләр дип санап, иртә таңнан 28 тапкыр кечерәк булган тугандаш илгә һөҗүм итәчәгегезне белсә, ул сезнең өчен сугышуын дәвам иткәнче үзен атып үтергән булыр иде, — диде Face. ▪️2022 елның җәендә "Фонтанка" басмасы Украинадагы сугышка каршы булганнары өчен Русиядә чыгышлары тыелган 30 музыкантның исемлеген чыгарган иде. Алар арасында ДДТ, "Каста", "Би-2" төркемнәре, җырчылар Земфира, Монеточка, Гречка, Манижа, Луна, Дора, рэперлар Oxxxymiron, Face, Моргенштерн, Лигалайз һәм башка башкаручылар бар. @azatliqradiosi
Опубликован 1 дек.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 1 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Дагыстанның Каспийски шәһәрендә шартлау булган. Baza язуынча, әлеге урында коткаручылар эшли. Шартлау булган урында бер күп фатирлы йортның тәрәзәләре ватылган. Җирле халык сүзләренчә, шартлау булган урын янында "Дагдизель» кораблар төзү ширкәте урнашкан. Зыян күрүчеләр турында әйтелми. Элегрәк Дагыстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. 🔸Краснодар төбәгендә дрон калдыклары төшеп, өч йортка зыян салган. Бу хакта төбәкнең оператив штабында хәбәр иттеләр. Краснодар, Волгоград һәм Тамбов һава аланнары вакытлыча эшләмәде. 🔸Узган ел нәтиҗәләренә күрә, дөньядагы иң эре 100 хәрби-сәнәгать ширкәтенең кереме 679 миллиард долларга җиткән. Бу хакта Стокһолм тынычлык проблемнарын өйрәнү институты хисабында әйтелә. Әлеге күрсәткеч 2023 ел белән чагыштырганда якынча алты процентка күбрәк. Тикшеренүчеләр керемнәрнең үсүен Украинадагы һәм Якын Көнчыгыштагы сугышлар белән аңлата. 🔸Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге су басулар нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны 800 кешедән арткан. Reuters язуынча, аларның 200дән артыгы Шри-Ланкада, калганнары Индонезия, Малайзия һәм Таиландта һәлак булган. Бик күп кеше хәбәрсез югалган дип санала. Меңләгән йортка зыян килгән. @azatliqradiosi
Опубликован 30 нояб.
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 30 нояб.
26 ноябрь көнне Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе кырымтатарлар Вилен Темерьянов, Энвер Крош, Сеитяги Аббозов, Эдем Бекиров һәм Ринат Алиевны 13 елдан 19 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итте. Аларның кайберләренә мәхкәмә гаепләү ягы сораганнан да күбрәк сроклар бирде. Мөселманнарны Русиядә тыелган "Хизб-ут Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип таптылар. Мәхкәмә Энвер Крошны - 19 елга (прокурор 17 ел сораган иде), Эдем Бекиров һәм Ринат Алиевны - 15шәр елга, журналист Вилен Темерьяновны - 14 елга (прокурор 13 ел сораган иде), Сеитяги Аббозовны - 13 (прокурор 11 ел сораган иде) елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Энвер Крош беренче дүрт елны, ә калган мөселманнар өч елны төрмәдә, ә аннары колониядә уздырачак. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" проекты хәбәр итә. 2022 елның 11 август иртәсендә аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районындагы кырымтатарларда тентү узды. Тикшерү эшләре барган урынга адвокатлар кертелмәде. Русия куәт оешмалары вәкилләре алты ирне Русиядә тыелган "Хизб-ут Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләп тоткарлады. Энвер Крош тоткарланудан соң, Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре машинада үзен кыйнауларын һәм җафалауларын белдергән иде. Энвер Крошны эзәрлекләү 2015 елдан бирле бара. 2015 елның кышында ул үзен электр белән газаплаулары турында белдергән иде. Ул моны ФСБ хезмәткәрләре эшләде диде. Куәт оешмасы вәкилләре аны хезмәттәшлек итәргә күндермәкче булган. Ул баш тарткан, Кырымнан да китмәгән. Ике елдан Крош йортында тентү уздырылды: аны экстремизм пропагандасында гаепләделәр һәм ун тәүлеккә ябып куйдылар. "Шуны гына әйтәм алам: мәхкәмәләрнең гаделлегенә ышанмыйбыз, ләкин бу без читтә калырга һәм ватандашларга ярдәм итмәскә тиеш дигән сүз түгел", дигән иде ул иреккә чыккач. ▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә. ▪️Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп. @azatliqradiosi
Опубликован 30 нояб.
1939 елның 30 ноябрендә СССР Финляндиягә һөҗүм итә. Тарихка "Кышкы сугыш" исеме белән кереп калган әлеге сугыш турында элек 5 факт туплаган идек. Әлеге сугышта фин ягыннан да, советлар ягыннан да катнашучылар арасында татарлар булган һәм алар бер-берсенә каршы сугышкан. 2022 елда чыккан видеоны яңадан карап, искә төшереп китик. @azatliqradiosi
Опубликован 30 нояб.
Энгел Фәттахов тикшерү изоляторыннан ачык хат язган Хатны ул Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевка юллаган Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов Миңтимер Шәймиевка якташы буларак мөрәҗәгать итә. Ул хатта Татарстанның кайбер түрәләрнең куркулары аркасында аңа каршы сөйләвен, аңа яла ягуын, ә яклап сүз әйтергә курыкканнарын яза, исемнәрен дә атый. Энгел Фәттаховның ачык хаты аның Телеграм каналы һәм Дзен платформасында чыкты. Хат үзе татарча язылган һәм Энгел Фәттахов имзасы куелган. Вакыты һәм урыны ноябрь, Минзәлә төрмәсе дип күрсәтелгән. Хат 11 биттән тора. Фәттахов хатта нәрсәләр язган? Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi