TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,231Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 72 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 11 нояб.

Радий Хәбиров: Киләсе ел кайбер мәсьәләләрдә Башкортстан өчен иң авыр ел булачак Киләсе ел Башкортстан өчен актуаль проблемнарны хәл итү мөмкинлеге ягыннан иң авыры булырга мөмкин. Бу хакта турыдан-туры эфирда республика башлыгы Радий Хәбиров әйтте. Бүген ул халык һәм журналистлар сорауларына җавап бирде. Юлларның начар халәте турындагы сорауга җавап итеп, ул: «Әйтергә тиешмен: 2026 елда безнең республика өчен булган проблемаларны хәл итү мөмкинлекләре ягыннан, күрәсең, иң катлаулы ел булачак. Чөнки без бюджетның иң зур дефициты белән керәбез», диде. Шулай да ул начар юлларны төзәтү өчен каралган акчалар тулысынча шул максатларга китәчәк диде, әмма «аның һичшиксез җитмәве»н әйтте. Ул халыкны бу чорны сабырлык белән чыгарга өндәде. Мисал итеп ул Сибай – Аҡъяр юлын китерде. Аны ике елда яңартырга җыенганнар иде, әмма эшләр дүрт елга сузылган. 2026 елда Башкортстанда якынча 900 км юл төзекләндерү ниятләнә, шуларның 130 километры иң авырлары, ягъни халык иң зарланганы дип санала. Моннан элек Корылтай 2026 ел бюджетының керем өлешен 314,2 млрд сум күләмендә, ә чыгымнарны 336,7 млрд сумлык итеп раслады. Киләсе елда республика казнасы дефициты 22,5 млрд сумга җитәргә мөмкин.

451 views

Опубликован 11 нояб.

«Хизб ут-Тәхрир эше» фигуранты Тофик Абдулгазиев Русия колониясендә сукыр кала язуы турында белдерә 12 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән кырымтатар, «Хизб ут-Тәхрир»нең икенче Акмәкчет эше фигуранты Тофик Абдулгазиев күз күрүе кискен начарлануы турында белдергән. Бу хакта «Кырым теләктәшлеге»нә аның хатыны Алия Куртаметова сөйләгән. Күрү сәләте кинәт һәм тиз рәвештә октябрь аенда ук начарлана башлаган. Абдулгазиев күз табибын чакыртуларын сораган, ләкин белгеч әлегә аны карамаган. Тофик яндагы әйберләрне бөтенләй күрми, туры караганда да күренешләр томанлы. «Ашарга куелган тәлинкәне дә күрми. Телефонда номер җыю өчен ярдәм сорый, чөнки саннарны күрми. Тофик хатларны укый да, аларга җавап яза да алмый», дигән Алия Куртаметова. 2024 елның мартыннан башлап Тофик Абдулгазиев Чиләбе туберкулез төрмә хастаханәсенең №3 бүлекчәсендә тота. Аңа туберкулез диагнозы да куелган. 2022 елның маенда Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе Абдулгазиевны 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Тоткарлануга кадәр Тофик Абдулгазиев «Кырым теләктәшлеге» иҗтимагый берләшмәсе активисты, тавыш операторы булган, «Кырым балачагы» проектында катнашкан. "Мемориал" хокук яклау үзәге аны һәм аның белән бергә тоткарланган тагын дүрт кешене сәяси тоткыннар дип таныды.

424 views

Опубликован 11 нояб.

Бер гасыр эшләгән "Татарстан яшьләре" газеты ябылу турында белдерде Редакция "Саубуллашу сүзе" белән чыкты, аны язучы һәм журналистлар Равил Сабыр, Рәмис Латыйпов таратты. Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе: газетаны чыгаруга акча булмау. "Бу авыр хәл инде…

418 views

Опубликован 11 нояб.

Уфа һава аланында "Ковер" тәртибе кертелгән һәм ул ябылып тора. Бу хакта Росавиация вәкиле белдерде. Берничә сәгать элек Башкортстанга пилотсыз очкыч төшү куркынычы игълан ителгән иде, республиканың күп кенә район-шәһәрләрендә мобиль интернет сүндерелде. Оренбур өлкәсе Орски шәһәрендә дроннар "сәнәгать объектына һөҗүм иткән" дип белдерде өлкә губернаторы.

390 views

Опубликован 11 нояб.

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары туган телләрне саклау һәм үстерү чаралары турында сөйләшү өчен Саха республикасына (Якутия) килде Татарстан Дәүләт шурасы вәкиллегенә республика парламентының вице-спикеры, республика рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, парламент депутаты Илшат Әминов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кергән. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенчә, көн тәртибенә социаль-икътисади мәсьәләләрдән тыш, тел сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук туган телләрне саклау һәм үстерү чаралары турында фикер алышу мәсьәләләре дә кертелгән. Татарстан вәкиллеге «Кәскил» 51нче балалар бакчасында, Якутскида «Айыы кыһата» мәктәбендә, «Саха» милли тапшырулар ширкәтендә һәм М.К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университетында булачак. Шулай ук Якутия Язучылар берлеге вәкилләре, «Айар» Милли китап нәшрияты хезмәткәрләре һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашырга планлаштыра. ▪️Саха активистлары Русиядә милли телләрне укытуны киметү турындагы кануннарга үзгәрешләр кертүгә даими каршылыгын белдереп килә. Быел яңа уку елыннан Русия мәктәпләрендә беренче сыйныфларда туган телләрне укыту атнасына бер генә дәрескә калу ихтималлыгы билгеле булгач та, беренче булып әлеге республика активистлары ризасызлык белдереп, Русия мәгариф министрлыгына хат язды. ▪️Саха Конгрессы урыс телен барлык халыклар өчен туган тел дип атауга каршы чыгарга өндәде. @azatliqradiosi

415 views

Опубликован 11 нояб.

"Русиянең сугышка каршы комитеты" социаль челтәрендә фикер калдыру өчен штрафка тарта башлаганнар Ростов өлкәсендәге мәхкәмәләр Дондагы Ростовта яшәүче Алисә Анисимова һәм Батайскидан Галина Зазимконы биш мең сум штрафка тарткан. Аларны Русиядә "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашуда гаепләгәннәр дип яза куәт оешмаларына якын булган "Че по Ростову?" телеграм каналы. Беркетмә төзү сәбәбе итеп "Русиянең сугышка каршы комитеты" ("Антивоенный комитет России") телеграм каналында "Русиягә каршы" комментарийлар язу күрсәтелгән диелә. Шулай ук Анисимова һәм Зазимконы әлеге каналга язылуда да гаепләгәннәр, ди "Че по Ростову?" телеграм каналы. Әлеге мәгълүматның дөреслеген раслаучы документлар юк әлегә. "Агентство" телеграм каналы язуынча, мәхкәмә карарлары беркайда да басылмаган. Элегрәк тарату максаты булмаса, "теләнмәгән оешма" постлары астында фикер калдыру куркыныч дип саналмый иде. "Теләнмәгән оешма"ның материалларын тараткан, аңа язылган һәм комментарлар калдырган өчен нәрсә янаганы турында Азатлык Радиосы элек язган иде. 👉Тагын бер кереп укып чыгыгыз. @azatliqradiosi

391 views

Опубликован 11 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ Сенаты тарихта иң озакка сузылган шатдаунны туктатырга мөмкинлек бирәчәк канун өлгесен кабул итте. Федераль хөкүмәт эшен 2026 елның 30 гыйнварына кадәр финанслауны дәвам итү турындагы өлгене 60 сенатор (52 республикан һәм 8 демократ) яклап тавыш биргән, ә 40 кеше каршы чыккан. АКШ хөкүмәте бер айдан артык өлешчә эшләмәде. Хәзер әлеге канун өлгесен республиканнар контролендә булган Вәкилләр пулаты расларга тиеш. 🔸Мәскәүдә беренче тапкыр хәрби хәлне бозу турында административ эш ачылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. 2023 елда кабул ителгән маддә 30 тәүлеккә кадәр сак астына алуны күздә тота. Мәскәү кешесен нәрсәдә гаепләүләре әйтелми. 🔸Сарытауда дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ватандашлар инфраструктурасына зыян салынды дип белдерде өлкә губернаторы. Нечкәлекләре әйтелми. Кайбер мәгълүматларга караганда Сарытау нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыккан. Сарытау һава аланы ябылып торды. 🔸Казанда көллият студентының үзенең дустына пычак кадаганнан соң "Хулиганлык" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Русия Тикшерү комитеты башлыгы тикшерүне үз контроленә алган. 🔸Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бүген туры элемтә вакытында халык сорауларына җавап бирәчәк. Эфирны республика телеканалларында һәм социаль челтәрләрдә карап була. Башлана 19.00 сәгатьтә. @azatliqradiosi

420 views

Опубликован 10 нояб.

📴Русия дигитал министрлыгы чит илдән кайтучыларның мобил интернеты һәм SMS хәбәрләр алу мөмкинлеге 24 сәгатькә чикләнәчәген раслады. Министрлыкның телеграм каналы хәбәр итүенчә, бу инде сынау рәвешендә гамәлгә кергән. Ягъни чит илдән кайткан кешенең мобил интернеты бер тәүлек буе эшләми торачак. Шулай ук SMS-лар да килмәячәк. Моннан тыш чикләү сим картасы 72 сәгать эшләми торган кешегә дә кертелә. «Билайн», «Мегафон» операторлары инде хезмәтләрнең сүндерелүе турындагы кисәтүләрне җибәрә дә башлаган. Бу хакта «Верстка» басмасы яза. Шул ук вакытта «Мегафон»ның хәбәрендә әйтелгәнчә, «ак исемлек» сәхифәләренә кереп булачак. Бу интернет томаланган вакытта та эшләрен дәвам итүче сервислар. Әлеге исемлеккә "Яндекс"ның барлык хезмәтләре керә - такси, китереп бирү хезмәтләре, шулай ук иң эре банкларның сервислары, "Вконтакте" һәм Мах мессенджеры. @azatliqradiosi

442 views

Опубликован 10 нояб.

Саклану министрлыгы белән килешү төзегән чит ил ватандашларын Русия башка дәүләтләргә бирмәячәк. Русия контракт төзегән чит ил ватандашларын җинаять җаваплылыгына тарту өчен башка илләргә тапшырмаячак. Бу хакта үз чыганакларына таянып «Ведомости» яза. Русиянең җинаять-процессуаль кодексына әлеге төзәтмәне кертүне хөкүмәт комиссиясе хуплаган. Төзәтмәләр Русия армиясендә һәм башка хәрби бүлекләрдә килешү нигезендә хезмәт иткән, шулай ук алар составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затларга кагылачак. «Ведомости»га Русия юристлар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Игорь Черепанов аңлатуынча, мондый чаралар хәрби серне һәм башка мөһим мәгълүматны саклау максатыннан кертелә. Моннан тыш, контрактчыларны илдән чыгарып җибәрмәячәкләр, аларга 1000 сумнан алып 50 мең сумга кадәр штраф салачаклар яки 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп итәчәкләр. Шулай ук бу кешеләрнең Русиядә калу срокларын кыскарту, яшәү рөхсәте бирмәү, Русиягә кертмәү тыелачак. @azatliqradiosi

442 views

Опубликован 10 нояб.

ФСБ хезмәткәрләре Башкортстанда сигез кешене тоткарлаган Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Башкортстанның Салават һәм Ишембай районнарында сигез кешене тоткарлаган. Бу хакта Mkset һәм "Однажды в Башкирии" Телеграм каналлары яза. Тоткарланучылар мобил элемтә корылмаларында диверсияләр оештырырга җыенган дип белдерә ФСБ. Имеш тумышы белән Салаваттан булган ир матди файда алу өчен Телеграм социаль челтәрендә бер кеше белән языша башлаган. Әлеге кеше аңа элемтә баганаларын яндырырырга һәм мәгълүмат тапшыруны тәэмин итүче элемтәне өзәргә куша һәм корылмаларның урнашкан урыннарын һәм үтәү шартларын әйтә диелә. Бу диверсияне үтәүче имеш ярдәмче таба, ә ул исә шартларны үзенең алты танышына җиткерә һәм аларны да диверсияләрдә катнашырга җәлеп итә. Барлык төркем вәкилләре диверсия кылырга омтылган вакытта ФСБ тарафыннан тоткарланган, диелә. Хәзер җинаять эше ачылган. ▪️2024 елның мартында Русия хөкүмәте диверсия турындагы маддә нигезендә 14 яшьтән җаваплылыкка тарту турында канун өлгесен хуплады. Соңгы вакытта Башкортстанга, башкорт яшьләренә игътибар артты кебек тоелмыймы? @azatliqradiosi

481 views

Опубликован 10 нояб.

Русия халыклары телләре көне: күз буяу өчен булдырылган чираттагы бәйрәм Хакимият Русия халыклары телләре көне дип аталган яңа бәйрәм булдырды. Русия президенты Владимир Путин карары белән, ул ел саен 8 сентябрьдә билгеләнәчәк. Бу карар Русия Мәгариф министрлыгының милли телләрне укыту сәгатьләрен кыскарту һәм, гомумән, милли телләргә өзлексез басым вакытында кабул ителде. Милли телләр киселгән чорда шушы бер көн кертү вазгыятьне бер тамчы булса да үзгәртә алырмы? 💬 "Мондый инициативалар еш кына декоратив функция башкара: алар милли телләрне "кайгырту" күренешен тудыра, ә шул ук вакытта урыслаштыру процесслары дәвам итә. Мисал өчен, туган телләрне укыту сәгатьләре кими", ди Башкортстаннан социаль тикшеренүче, башкорт телендә AQYL сөйләшү клубларын оештыручы Илүзә Мөхәмәтйәнова. 💬 Журналист, тикшеренүче, From the Republics медиасын оештыручы Ләйлә Латыйпова фикеренчә, Мәскәү Кремленең милли телләргә караган соңгы башлангычларның барысы да соңгы арада популярлык казанган бу теманы "үз кулына төшерү", чын активлыкны киметү максатыннан башкарыла. Башка фикерләрне👉безнең мәкаләдә укыгыз.

462 views

Опубликован 10 нояб.

Татарстан белән Башкортстан беренчеләрдән булып резервтагы ирләрне җыя башлаган "Коммерсант" язуынча, Русиянең 20 төбәгендә мөһим объектларны саклау өчен резервистлар җыю бара. Татарстан мондый отрядлар җыюны канун гамәлгән кергәнче үк башлап җибәргән. Басма белдерүенчә, республикада резервистлар нефть объектларын саклаячак. Башкортстанда исә аларны "Башнефть", "Уфанефтехим" һәм "Газпром"ның сәнәгать мәйданнарын саклауга җибәрергә җыеналар. Хәрби җыенда (сборы) бер резервистны елына алты айга кадәр тота алалар. Бу чорда резервистлар хәрби статусы ала, социаль түләүләр дә каралган. Шул ук вакытта аларны башка төбәкләргә дә җибәрә алалар, чөнки канун текстында мондый чикләүләр юк. Резервка ихтыяриларны куялар, моның өчен аерым килешү төзелә. Солдат һәм сержантлар 50 яшькә кадәр, кече һәм өлкән офицерлар 60-65 яшькә кадәр резервка керә ала. Хәлиткеч әһәмияткә ия объектларны саклау өчен резервистларны җыеннарга җәлеп итү турындагы канун күптән түгел имзаланды. Сүз энергетика һәм транспорт инфраструктурасы объектларын саклау хакында бара.

495 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••707172737475•••80•••8384