TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват9,251Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 82 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 21 окт.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Япониядә ил тарихында беренче тапкыр хатын-кыз премьер-министр итеп сайланды. Парламент тавыш бирү нәтиҗәсендә илнең идарә итүче Либераль-демократик фиркасе рәисе Санаэ Такаитини премьер-министр итеп раслады. Ул Япония тарихында бу вазифага билгеләнгән беренче хатын-кыз булды. 🔹CNN үз чыганакларына сылтанып хәбәр итүенчә, АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио белән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның бу атна ниятләгән очрашуы кичектерелгән. Очрашу ни сәбәпле булмый калуы әлегә билгесез, әмма CNN чыганакларының берсе әйтүенчә, дүшәмбе көнне телефоннан сөйләшкән Рубио һәм Лавров Украинадагы сугышны туктату мәсьәләсендә бер фикергә килә алмаганнар. 🔹Франциянең элекке президенты Николя Саркози сишәмбе көнне Парижның 14нче округындагы «Санте» төрмәсенә җибәреләчәк — ул «Либия эше» нигезендә биш елга ирегеннән мәхрүм ителде. Сентябрь ахырында Париж мәхкәмәсе 70 яшьлек Саркозины мәрхүм либия лидеры Муаммар Каддафидан сайлау кампаниясен финанслау өчен миллионлаган евро алуында гаепле дип тапты. 🔹Bloomberg язуынча, АКШ Сенаты Русиягә каршы санкцияләр турындагы канун өлгесен карауны кимендә Дональд Трампның Путин белән очрашуы узганчыга кадәр кичектергән.

446 views

Опубликован 20 окт.

Әбҗәлил районы башлыгы ВИЧ инфекциясе арту турында белдерде Башкортстанның Әбҗәлил районы башлыгы Айрат Әминев социаль "ВИЧ инфекциясе белән хәл бик җитди дәрәҗәгә җитеп килә", дип белдерде. "Без республикада иң күп йогыш очраклары теркәлгән төбәкләрнең берсенә әверелдек. Саннар һәркемне уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш", — дип язган ул. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә районда ВИЧ йоктырган 295 кеше табиб күзәтүендә тора. 2025 ел башыннан бирле 19 яңа очрак ачыкланган, ә еллар буена авыру нәтиҗәсендә 200гә якын кеше вафат булган. Иң күп йогыш очраклары Аскарда (район үзәге — 63 кеше), Ялембәт (15), Ташбулат (13) һәм Михайловка авылларында (12) теркәлгән. Әминев ВИЧ инфекциясе Русия саклану министрлыгы белән килешү төзүчеләр арасында күп ачыклана диде. "Соңгы вакытта контракт нигезендә хәрби хезмәткә китәргә карар иткән ирләр арасында ВИЧ ачыклану проценты 15 процент тәшкил итте — бу коточкыч сан", дип китерә аның сүзләрен "Коммерсантъ-Уфа" басмасы . Әмма бу өзек Әминевның "ВКонтакте" һәм Telegram сәхифәләрендә хәзерге вакытта юк. Әбҗәлил районы башлыгы "бу проблемга барыбызның да кичекмәстән бергәләп җавап бирүе кирәк", дип белдерде. Аның әйтүенчә, 1 декабрьдән районда ВИЧ кисәтүгә багышланган айлык чара башланачак. Табиблар төркеме һәр авылга чыгып, халыкка бушлай һәм аноним тикшеренү мөмкинлеге тудырылачак. Тулырак 👉монда укыгыз.

505 views

Опубликован 20 окт.

Татарстанның халык шагыйре, күренекле язучы һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев каберенә һәйкәл ачу мәрәсиме узды Разил Вәлиев 2023 елның 20 октябрендә вафат булган иде. Хәтер чарасы дин әһелләре догасы белән башланды. Чарада якыннары, Татарстан Дәүләт шурасы оветы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары һәм башка танылган шәхесләр катнашкан. Шагыйрь янында күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстан һәм Русиянең элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин кабере дә бар. Аңа да чәчәкләр салдылар. Бер ел элек җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова Казанның Курган зиратында Сафиуллин каберенә таш кую мәсьәләсен күтәргән иде. Медиада таралган фотоларга караганда, кабер ташы куелган. Фото: Беренче дүртесе Татарстан парламенты матбугат хезмәте. Соңгысы - "Бизнес Онлайн".

495 views

Опубликован 20 окт.

❗️Ереванда тумышы белән Чечнядан булган һәм өйдәге көч кулланылу аркасында Русиядән китәргә мәҗбүр булган Айшат Баймурадова үле килеш табылган. Бу хакта Әрмәнстан полициясе хәбәр итә. Элегрәк Баймурадованың югалуы турында хәбәр ителгән иде. Хокук яклаучылар аны урлап Чечняга кайтарган булулары ихтимал дип әйтте. "19 октябрьдә Эчке эшләр министрлыгының полиция идарәсенә Еревандагы Демирчян урамында арендага алынган фатирларның берсендә бер хатын-кыз мәете табылуы турында хәбәр килде. Полиция хезмәткәрләре төркеме әлеге урынга китте. Фатирда 17 октябрьдә эзсез югалган 23 яшьлек Айшат Баймурадованың үле гәүдәсе табылды", диелә полция хәбәрендә. Хәзер тикшерү эше башланган, үлем сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Баймурадовага Чечнядан качарга Төньяк Кавказ хатын-кызларына ярдәм итүче хокук яклау оешмасы булышкан. Ереванда аның югалуы турында 17 октябрьдә активист Даниил Чебыкин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, кыз 15 октябрьдә кич йөрергә чыгып киткәннән соң өйгә кайтмаган һәм телефонга җавап бирмәгән. Чебыкин аны көчләп туган ягына кайтарган булулары ихтимал дип фаразлады, чөнки мондый хәлләр элек Европада, Грузиядә һәм Русия төбәкләрендә булды. Хәзер менә Ереванда да шундый хәл", дип язды активист. @azatliqradiosi

459 views

Опубликован 20 окт.

Күптән түгел чит илдә оешкан Татар шурасы Мәскәүдәге Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәпне саклап калу турында Мәскәү мэры Сергей Собянинга хат юллаган. Бу хакта оешманың социаль челтәрләрендә хәбәр ителә. Алар аны ачык хат буларак та бастырган. Мөрәҗәгатьтә…

3,030 views

Опубликован 20 окт.

Күптән түгел чит илдә оешкан Татар шурасы Мәскәүдәге Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәпне саклап калу турында Мәскәү мэры Сергей Собянинга хат юллаган. Бу хакта оешманың социаль челтәрләрендә хәбәр ителә. Алар аны ачык хат буларак та бастырган. Мөрәҗәгатьтә Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен ябу яки башка мәктәп белән кушу ихтималы борчылу тудыра диелә. Хатта әйтелгәнчә, Мәскәүдә татарлык белән бәйле белем оешмасының юкка чыгуы Русия Конституциясенә каршы килә. "Әлеге мәктәп күп еллар дәвамында заманча белем бирү стандартларын һәм этномәдәни компонентны уңышлы берләштергән уникаль белем үзәге булып торды. Ул татар телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлтелгән эшчәнлеге белән аерыла. Татарлар – Русиядә сан буенча икенче урында торган милләт. Мәскәүдә дә татарлар төп халыкларының берсе. Татар халкы башкала тарихына, мәдәниятенә һәм икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Татар халкының милли каһарманы исемен йөрткән һәм милли үзенчәлекне саклауга юнәлтелгән белем учагын бетерү – Русия Конституциясендә күрсәтелгән күпмилләтлелек, мәдәни тигезлек һәм үзара ихтирам принципларына каршы килә", дип языла ачык хатта. Татар шурасы Мәскәү мэриясеннән 1186 нчы Муса Җәлил исемендәге мәктәпне мөстәкыйль белем бирү учреждениесе итеп саклап калырга, этнокультура юнәлешен сакларга таләбен куйган. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

873 views

Опубликован 20 окт.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 20 октябрь иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия Днепропетровски өлкәсендәге ДТЭК күмер базына һөҗүм иткән. Һөҗүм вакытында җир астында 192 эшче булган. Алар коткарылган дип хәбәр итә Украина басмалары. 🔸Һонгонгта йөк очкычы казасында ике кеше һәлак булган. Очкыч җиргә төшеп утыру вакытында туктый алмаган һәм юлдан чыгып диңгезгә төшкән. Юлда ул һава аланы хезмәте машинасын бәрдергән. Машинадагы кешеләр һәлак булган. Очкычтагы экипаж зыян күрмәгән. 🔸Мәскәүдә рекрутка чакырылыш вакытында тоткарлау очраклары арткан. "Идите лесом" проекты хәбәр итүенчә, дүрт кешене полиция вәкилләре метро станциясендә, тагын берсен станция юлында тоткарлаган. Әлеге яшьләр рекрутка барудан азат ителгән яки вакытлары кичектерлгән булса да, полиция вәкилләре аларны тотып армиягә җибәрү пунктына тапшырган. 🔸Йәмәндә хөситләр БМОның бер оешмасына һөҗүм иткән һәм берничә дистә хезмәткәрне тотык итеп алган. Аларның бишесе Йәмән ватандашлары, тагын 15е чит ил ватандашлары дип хәбәр итә CNN. Моннан тыш кораллы төркем элемтә өчен бөтен телефоннарны, компьютерларны да алган. 🔸Уфаның Киров районы балалар мәйданчыгында батут тоткычлары өзелү сәбәпле, балалар егылып төшкән, бер 14 яшьлек егет хастаханәгә озатылган. Аның баш мие селкенгән, сөякләре сынган. Егеткә операция ясалган. Mkset телеграм каналы язуынча, әлеге хәлдән соң батутны тиз арада алып куйганнар. @azatliqradiosi

446 views

Опубликован 19 окт.

🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi

472 views

Опубликован 19 окт.

Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә дүрт хатын-кыз кулга алынды. Бу – Кырымда хатын-кызларга карата "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле беренче җинаять эше. Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз.

450 views

Опубликован 19 окт.

🇺🇸🇷🇺🇺🇦WP: Путин Трамп белән сөйләшү вакытында Украинаның Донецки өлкәсенннән баш тартуын таләп иткән Русия президенты Владимир Путин АКШ президенты Доналд Трамп белән телефоннан сөйләшү вакытында сугышны туктату шарты буларак Киевның Донецки өлкәсеннән тулысынча баш тартуын таләп иткән. Бу хакта ике югары түрәгә сылтама белән The Washington Post яза. Басма чыганаклары белдерүенчә, Путин Донецки өлкәсен тулысынча контрольга алу шарты белән Запорожье һәм Херсон өлкәләренең басып алынган өлешеннән баш тартырга әзер булуын әйткән. WP искәртүенчә, Мәскәүнең августта Анкориджедагы очрашу вакытында яңгыраткан таләпләре белән чагыштырганда хәзергесе бераз кимегән. Чыганаклар сүзләренчә, АК Йортның кайбер түрәләре моны алга китеш буларак бәяләгән. Газет чыганаклары сөйләвенчә, җомга көнне узган очрашуда АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф Донецки өлкәсен Мәскәүгә тапшыру мәсьәләсендә Украина вәкиллегенә басым ясаган. Трамп белән Путин очрашуы 16 октябрьдә узды. @azatliqradiosi

479 views

Опубликован 19 окт.

Полиция кырымтатар хокук яклаучысы Лутфие Зудиевага "канунны бозуларга юл куймау" турында кисәтү тапшырган 18 октябрьдә Русия оккупацияләгән Кырымда журналист, кырымтатар хокук яклаучысы Лутфие Зудиева йортына полиция хезмәткәрләре килгән. Зудиева "Кырым теләктәшлеге" проектына сөйләвенчә, алар аңа "канунны бозуларга юл куймаска" дигән кисәтү тапшырган. Ике полиция хезмәткәре Русия эчке эшләр министрлыгының "Җанкөй" бүлегеннән килгән. Зудиева үзенә карата кисәтү чыгарылу белән риза булмавын һәм "канунны бозарга" җыенмавын әйткән. Кырымтатар хокук яклаучысы әлеге документның ни сәбәпле тапшырылуын сораган, әмма полиция хезмәткәрләре "белмибез, ә бары безгә кушылган эшне үтибез" дип әйткән. Документта Зудиеваны "Экстремистик эшчәнлеккә" һәм җыеннар, митинглар, йөрешләр, пикетларга юл куймау турында кисәтү турында әйтелгән. ▪️Зудиева кырымтатар хокуклары бозылуы турында даими сөйләүче журналист. Быел май аенда Русия юстиция министрлыгы аны ят агент буларак тамгалады. @azatliqradiosi

476 views

Опубликован 18 окт.

"Ни өчен Татарстан нефте татар халкының киләчәге өчен кулланылмый?" Хәтер көнендә онлайн конференция узды Бу — чит илдә яшәүче татар мөһаҗирләре тарафыннан оештырылган Татар шурасының беренче чарасы булды. Биредә галимнәр, җәмәгать эшлекләре чыгыш ясады.…

1,120 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••8081828384