TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват4,478Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 12 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 20 мар.

Татарстанда төп гает намазы Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Биектау районының Айбаш авылында төзекләндерелгән тарихи мәчеттә узды. Мөфти вәгазе нәфесне тәрбияләүгә багышланган һәм әлеге рухи авыруны җиңүдә уразаның әһәмиятенә басым ясаган. Ул Ураза бәйрәмен нәфесне җиңү көне дип атаган. Бәйрәм намазында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Айбаш тарихи мәчете 2023 елдан башлап төзекләндерелде. XX гасыр башында салынган мәчет - төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Совет чорында мәчет бинасында авыл клубы урнашкан була. Еллар узу белән манара нигезе чери, 1994 елда капиталь ремонт ясыйлар, ләкин 2022 елгы давылдан соң манара авып төшә Төп бинаны төзекләндерүдән тыш, мәчетнең тирә-ягы матурланган, инженерлык челтәрләре үткәрелгән һәм тәһарәтханә төзелгән. Мәчетне торгызганда, архив фоторәсемнәре кулланылган. Фото: Татарстан мөфтияте

341 views

Опубликован 20 мар.

Сугышка каршы пост язган өчен утыртылган Парвина Әбүзәрова иреккә чыккан Казаннан сугышка каршы посты өчен өч елга колониягә хөкем ителгән эшмәкәр һәм блогер Парвина Әбүзәрова иреккә чыкты. "Idel.Реалии" ачыклавынча, азат ителер алдыннан мәхкәмә кызга карата өч еллык административ күзәтү билгеләгән һәм аны атна саен полиция бүлегенә килеп билгеләнергә мәҗбүр иткән. 33 яшьлек блогер җәзасын Мәскәү өлкәсе Можайски шәһәре янындагы 5нче төзәтү колониясендә үтәгән. Бу гадәти колония түгел. Ул 75 елдан артык элек хәрби әсирләр лагере нигезендә оештырылган. 1953 ел урталарына кадәр анда бары тик балалы аналар гына тотылган. Соңгы елларда колониядә бер мең тирәсе урын каралган. Колония каршында 85 урынлык балалар йорты да бар. Әбүзарова Татарстанда Русиянең Украинага бәреп керүен ачыктан-ачык хөкем итеп фикер язучы һәм сугышка каршы позициясе өчен хөкем ителгән беренче һәм әлегә бердәнбер хатын-кыз. 2023 елның 14 февралендә аның өендә тентү була. 31 мартта ул кулга алынды. ФСБ Әбүзарованы "Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Русия хәрбиләрен дезертирлыкка өндәү" җөмләләре урнаштырган дип белдерде. Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.

336 views

Опубликован 20 мар.

Ураза гаете мөбәрәк булсын! Сездә гаеткә яңа кием кию гадәте бармы? Бүген таба чыжлатканда Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читеген" тыңлап алыйк. Бәйрәмгә яңа читек өмет иткән малайның хис-кичерешләре турында. Әсәрнең бераз җиңеләйтелгән текстын монда таба аласыз (VPNсыз сылтама)

311 views

Опубликован 19 мар.

«Баймак эше» фигуранты Зәки Ильясов колониядән чыккан. Аның җәзасын «ирекне чикләүгә алыштырганнар «Баймак эше»ндә хөкем ителгән, Башкортстанның Әбҗәлил районыннан 59 яшьлек Зәки Ильясов иреккә чыкты. Бу хакта18 мартта аның туганнары хәбәр итте. «Изге Рамазан ае тәмамланырга якынлашканда без иң зур шатлыкны уртаклашабыз! — дип язган Ильясовның якыннары. — 2 мартта узган мәхкәмә карары нигезендә әтигә җәзаны йомшарттылар һәм ул иреккә чыкты. Бүген барып каршы алдык». Пермь шәһәрендәге Мотовилиха районы мәхкәмәсе карарында әйтелгәнчә, Ильясовның колониядә үтәлми калган мөддәте йомшаграк җәза төренә — ирекне чикләүгә — алыштырылган. Бу үтенечне Зәки Ильясов үзе биргән, аны колония вәкиле хуплаган, прокуратура каршы килмәгән. Хөкемдар Антон Долматов карары нигезендә, иректән мәхрүм итү җәзасының үтәлми калган 11 ай 12 көнлек өлеше 1 ел 10 ай 24 көнлек ирекне чикләү җәзасына алыштырылган. Кертелгән чикләүләргә ярашлы, Ильясов күзәтү алып баручы махсус оешма рөхсәтеннән башка яшәү яки тору урынын үзгәртергә тиеш түгел, шулай ук яшәгән муниципаль берәмлек чикләреннән чыгып китәргә ярамый. Моннан тыш, ул айга бер тапкыр әлеге күзәтү оешмасына килеп теркәлергә тиеш. 2025 елның 19 мартында Оренбурның Үзәк районы мәхкәмәсе Ильясовны гомуми тәртипле колониядә өч ел да дүрт айга ирегеннән мәхрүм иткән иде. Ир «киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу»да һәм «хакимият вәкиленә карата тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану»да гаепле дип табылган. Зәки Ильясов җәзасын Пермь шәһәрендәге 29нчы төзәтү колониясендә үтәде. Анда «Баймак эше» буенча хөкем ителгәннәрнең күпчелеге тотыла.

387 views

Опубликован 19 мар.

Татар телен белү дәрәҗәсен билгеләүче проект эшли башлады Интернетта татар теле дәрәҗәсен сынау мөмкинлеге бирүче belem.tatar сайты барлыкка килде. Анда"Мин татарча беләм" дип аталган тестлар җыелмасы урнашкан. Сайт авторлары белдерүенчә, Проект Татарстан рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләре комиссиясе ярдәме белән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килә торган Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге тарафыннан тормышка ашырыла. Биредә ике төрле тест узып була: татар телен туган тел буларак белүчеләргә һәм дәүләт теле буларак өйрәнүчеләргә. Һәр төркем үз эчендә берничә дәрәҗәгә аерыла. Һәр дәрәҗәнең спецификациясе дә бирелгән. Сынауны узу өчен теркәлергә кирәк. Теркәлми генә демо-тест узып була.

397 views

Опубликован 19 мар.

Рамазанның соңгы көннәрендә Анталья татарлары зур ифтар оештырган Авыз ачу мәҗлесен Төркия татарлары җәмгыяте оештырган. Бу хакта социаль челтәрләрдә активист Наил Нәбиуллин хәбәр итте. Ифтар 15 март, Төркиянең Анталья шәһәрендә узган. Анталья — Төркиядә татарлар иң күп тупланган һәм актив эшчәнлек алып барылган шәһәр. Авыз ачу мәҗлесендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуын искә алынган, шулай ук быел тарихчы, мәгърифәтче Һади Атласиның, Төркиянең Милли мәҗлесендә депутат булган, Төркия республикасын барлыкка китерүдә катнашучы фикер иясе Йосыф Акчураның тууына да 150 ел тула, алар исеменәре дә авыз ачуда яңгыраган. Авыз ачу тантанасында узган бинада бу шәхесләрнең һәм татар язучысы, милли идеолог Гаяз Исхакыйның рәсемнәре урын алган, шулай ук Татарстан байраклары урнаштырылган. Активист Наил Нәбиуллин язуынча, мондый авыз ачу мәҗлесләре Төркиянең өч шәһәрендә – Истанбулда, Әнкарада, Анталиядә узган. Аларга барлыгы 150ләп кеше килгән. Татарларның ифтарларга җыелуы дүртенче ел рәттән оештырылган. Ул бу ифтарлар Тукай, Акчура, Атласилар рухына багышланган, дигән. Тулырак 👉монда укыгыз.

366 views

Опубликован 19 мар.

Башкортстан һәм Татарстан мәчетләре Ураза гаете намазына әзерләнә Кичә мәчетләрдә соңгы тәрәвих намазлары укылды, иртәгә мөселманнар Ураза бәйрәмен каршылый. 🕌 Башкортстанның күпчелек мәчетләрендә гыйбадәт 09:00дә башланачак. Әмма кайбер мәчетләрдә бәйрәм иртәрәк — 08:00дә башлана. Мәсәлән, Уфадагы Гатчинская урамындагы «Мәдинә» мәчетендә, Сипайловодагы «Хәмзә» мәчетендә һәм Нагаево авылындагы мәчеттә. Сочинская урамындагы «Ихлас» мәчетенә исә мөэминнәрне 07:30га җыялар. Уфаның барлыгы 24 мәчетендә гает намазы укылачак, дип хәбәр итте шәһәр хакимияте. Төп мәйданчык, гадәттәгечә, «Ләлә-Тюльпан» мәчете булачак. Бәйрәм намазын Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин үткәрер дип көтелә. «Ләлә-Тюльпан» мәчете каршындагы мәйданда 11:00дән 16:00гә кадәр бәйрәм программасы оештырылачак: концерт, хәләл товарлар ярминкәсе, балалар өчен анимация һәм сый-хөрмәт вәгъдә итәләр. 🕌Татарстан мәчетләрендә бәйрәм намазы якынча 6:30да башланачак. Казанда мәчетләр яныннан үтә торган автобус маршрутлары 5:00дән йөрешкә чыгачак. Бу көнне шулай ук ел саен үткәрелә торган «Рамазан-фест» чарасы да башлана. Ул Иске Татар бистәсендә — Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында үтәчәк. Програмда театрлаштырылган тамашалар, лекцияләр, ярминкә, фуд-корт, шулай ук балалар өчен остаханәләр һәм актив уеннар каралган. 19 мартта 18:00дән 20 мартта 9:00гә кадәр «Кол Шәриф» мәчетенә туристлар өчен керү ябылачак. Бу изге Рамазан ае тәмамлануга багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле.

373 views

Опубликован 19 мар.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанда ике тапкыр дрон һөҗүме куркынычы турында кисәтү игълан ителде. 🔸Washington Post: Пентагон Иран белән сугышка 200 млрд доллар сораган. 🔸Акъярга дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын икесе яраланган, дип хәбәр итте Русия куйган губернатор Развожаев. 🔸Brent маркалы нефть бәясе якынча 5%ка артты һәм бер мичкәсе өчен 113 доллардан узды. 🔸Русия, АКШ һәм Украина арасындагы өчьяклы төркем эше вакытлыча туктап тора, дип белдерде Кремль сүзчесе Дмитрий Песков.

372 views

Опубликован 18 мар.

Рөстәм Миңнеханов Кытайда сөйләмне тану һәм синтезлау белән шөгыльләнүче ясалма интеллект ширкәте белән танышты Татарстан рәисе Кытайның Хэйфэй шәһәрендә iFlytek ширкәтендә булган. Әлеге ширкәт ясалма интеллект, сөйләмне тану һәм синтезлау, тавышлы ярдәмчеләр эшләү белән шөгыльләнә. Моннан тыш, ул тавыш системнары, виртуаль чынбарлык һәм болыт исәпләүләре өлкәсендә Кытайның иң зур ширкәтләренең берсе санала. Ширкәтнең төп акционеры — дөньядагы иң зур кәрәзле элемтә операторларының берсе China Mobile. Аның абунәчеләре саны якынча бер миллиард кешегә җитә. Ширкәтнең иң популяр продуктларының берсе — тавышны тану технологиясе белән эшләүче онлайн-тәрҗемәчеләр. Рөстәм Миңнехановка 80 телдән берьюлы тәрҗемә ясый ала торган колакчын тәкъдим иткәннәр. Шулай ук Татарстан башлыгын уку материалларын тикшерү системы да кызыксындырган. Миңнеханов Татарстан түрәләренә әлеге ширкәт технологияләрен өйрәнергә кушкан. Аның сүзләренчә, соңгы елларда Кытай республика икътисадына иң зур чит ил инвесторының берсенә әверелгән. Узган елда Татарстанга кергән бөтен инвестицияләрнең 62 проценты Кытайдан булган. Кытайның Шандунь төбәге губернаторы Ван Цинсян исә Кытайның Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур өмет баглавын һәм нефть чыгару, нефть эшкәртү, авиация һәм автомобиль төзелеше өлкәләрендә уртак проектлар белән кызыксынуын әйтте. ▪️2024 ел башында татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә торган хезмәт эшли башлады. Бу эшне Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты башкарды. Ясалма интеллектны татар телен үстерү өчен куллану эшләре дәвам итә, әлегә зур телләр өчен тудырылган бөтен уңайлыклар да татар телендә юк.

420 views

Опубликован 18 мар.

Сугыш дәвам итә, Татарстан белән Башкортстанга табутлар кайта бара. Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара. ▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була. #сугышта_үлүчеләр @azatliqradiosi

408 views

Опубликован 18 мар.

Татарстанда ягулык бәяләре үсеше тизәйде 2 марттан 10 мартка кадәр бензин бәяләре үсүен дәвам иткән. Иң нык кыйммәтләнгәне – АИ-92: ул литрына 60,82 сумнан 61,23 сумга кадәр күтәрелгән. Моны Росстат мәгълүматлары күрсәтә. АИ-95 бензины 64,57 сумнан 64,87 сумга кадәр кыйммәтләнгән. АИ-98 һәм аннан югарырак маркаларның бәясе бер айда 89,07 сумга кадәр арткан, дизель ягулыгы исә 73,29 сумга җиткән. ▪️Татарстанда 2026 елның гыйнварыннан бензин бәяләре үсеше тизәйгән иде. 2025 елның декабре белән чагыштырганда, иң нык кыйммәтләнгәне – премиум ягулык, ул якынча 2 сумга арткан. ▪️Гомумән бәяләре декабрь белән чагыштырганда 1,4%ка үскән. Ә 2025 елның гыйнвары белән чагыштырганда үсеш 11,6% тәшкил иткән. @azatliqradiosi

382 views

Опубликован 18 мар.

Казан студентларына Украинадагы сугыш турында сораштыру җибәрелгән "Идите лесом" проекты хәбәр иткәнчә, Казан авиация институты (КАИ) студентларга сугыш һәм пилотсыз системнар гаскәрендә хезмәт итү турында анкета тараткан. Аны "ашыгыч рәвештә" тутыруны сораганнар. Сораштыруда шулай ук дрон гаскәрендә хезмәт, контракт төзү мөмкинлеге, чит илгә яшәргә китү теләге турында сораулар да бар. Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз. @azatliqradiosi

385 views
12•••5•••101112131415•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384