TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват6,293Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 13 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 18 мар.

Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан китте. Казанышлар һәм хаталар Татарстан парламентында зур үзгәреш. 28 ел Дәүләт шурасын җитәкләгән Мөхәммәтшин үз вазифасыннан китте. "Теләсә нинди эшчәнлектәге кебек үк, сәясәттә дә дәвамчанлык булырга тиеш", диде ул. Мөхәммәтшин Татарстан өчен кем иде? Кем булып тарихта истә калачак? Мөхәммәтшинның "отставка"сы, аның хаталары һәм уңышлары турында Татар шурасы вәкиле, сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләштек. — Фәрит Мөхәммәтшин 1990нчы елларда мөһим роль уйнады, ул вакытта татар, Татарстан мәнфәгатьләрен яклады. Бу аның кыюлыгына яки милләтпәрвәрлегенә генә бәйле түгел, парламент халыкка, милли хәрәкәткә таянып эш итте, — дип искә төшерә ул. Әңгәмәне 👉Азатлык сайтында укыгыз. @azatliqradiosi

1,590 views

Опубликован 18 мар.

Хәерле иртә! 18 март, чәршәмбе иртәсенә нинди мөһим хәбәрләр бар? 🟠Иран хакимияте Иминлек шурасы сәркатибе Али Лариджаниның һәлак булуын раслады. Иран президенты моның өчен үч алачакларын әйтте. 🟠Доналд Трамп АКШ "НАТО ярдәменә мохтаҗ түгел" дип белдергән. Моңа кадәр Британия белән Германия кебек илләр Трампның Һормуз бугазына кораблар җибәрү үтенечен кире каккан иде. 🟠Татарстан белән Башкортстанда су ташу куркынычы турында кисәтәләр. Кышын күпләп яуган кар сәбәпле су дәрәҗәсе 1,5 метрга күтәрелергә мөмкин. 🟠Краснодарда дроннар һөҗүменнән бер кеше һәлак булган – төбәк башлыгы. Шәһәрдә өч торак йорт зыян күргән, аларның берсендә янгын чыккан диелә. 🟠Мәскәүдә мобил интернетны даими сүндерү аркасында кешеләр ешрак SMS җибәрә һәм телефоннан шалтырата башлаган, дип яза РБК. 7–13 март атнасында SMS хәбәрләр саны 15,5%ка арткан. @azatliqradiosi

378 views

Опубликован 17 мар.

Татарстандагы бу йорт һәм биналар Яңа ел түгел, ә Рамазан ае уңаеннан бизәлгән Республикада биналарны һәм җәмәгать урыннарын матур итеп бизәүдә “Нурлы Рамазан” бәйгесе уза. Аны Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра. Оештыру комитеты финалга чыгучыларны билгеләгән. Татарстанның төрле почмакларында Рамазан ае хөрмәтенә 52 локация бизәлгән: 📍22 шәхси йорт, 📍18 мәчет, 📍6 ислам мәгариф оешмасы, 📍7 кибет һәм кафе Иң күп бизлгән биналар Казан, Кукмара, Байлар Сабасы, Мөслимдә булган. Иң матур бизәлеш авторына рәсми “ДУМ РТ Хаҗ” операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Фото: ДУМ РТ телеграм каналы.

428 views

Опубликован 17 мар.

Татарстан мәгариф министры өйдә укучылар саны артуына ризасызлык белдерде 2024-2025 уку елында гаиләдә белем алучы укучылар саны 1215 кешегә (50%ка диярлек) арткан, ди Илсур Һадиуллин. Аларның күбесе башлангыч мәктәптә укый. — Бу тәртипсезлек! Мәктәп мөдирләрен игътибар итәргә чакырам, бу – беренче чираттагы бурыч. Сез Татарстан президентының [бу мәсьәләгә] мөнәсәбәтен беләсез. Шулай эшләп булмый инде, үсеш – 1215! Иң зур арту — дип зарланды министр. ▪️Моңарчы Татарстан прокуроры да балаларны өйдә укыту өлкәсендә "тәртип кертергә" чакырган иде. "Бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар булмау үсмерләрне экстремизмга җәлеп итүгә җирлек тудыра", дигән иде ул. ▪️Ул чакта мәгариф белгече Марат Лотфуллин өйдә белем бирүне сайлау – ата-ананың хокукы, дип аңлаткан иде. Гаиләдә укыту балага милли тәрбия бирү, социальләшү ягыннан күпкә өстенлекле чара булырга да мөмкин, дип саный ул.

370 views

Опубликован 17 мар.

Европадагы кырым оешмалары ассамблеясе ПАСЕны кырымтатарлар депортациясен "геноцид акты" дип танырга чакырды Европадагы кырым оешмалары ассамблеясе (АКО) вәкилләре Венада Европа Шурасы Парламент ассамблеясе (ПАСЕ) президенты Петра Байр белән очрашты. Очрашуда кырымтатарларның тарихи хәтере, аннексияләнгән Кырымда дәвам иткән репрессияләр һәм сәяси тоткыннар хәле турында сөйләштеләр. АКО президенты Элвис Чолпух ПАСЕны 1944 елдагы кырымтатарлар депортациясен "геноцид акты" дип тану турында резолюция башларга чакырды. Аның сүзләренчә, бу фаҗиганең нәтиҗәләре бүгенгә кадәр кырымтатарлар тормышына йогынты ясый, ә Кырымда Русия хакимиятенең хәзерге сәясәте ярымутрауның җирле халкына карата алып барылган репрессив сәясәтнең дәвамы булып тора. Байр исә Кырымда кеше хокуклары бозылуы дәвам итүенә, шул исәптән сәяси активистларны, журналистларны һәм җирле халык вәкилләрен эзәрлекләүгә җитди борчылу белдерде. Ул сәяси тоткыннар язмышына халыкара җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм аларның хокукларын яклау мөһимлеген әйтте. 1944 елны 18 маенда Кырым татарларының зур өлеше тарихи ватаннарыннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә куыла. Кырымтатар милли хәрәкәте туплаган мәгълүматка караганда, халыкның 46,2 проценты — балалар, хатын-кызлар, картлар һәлак була. Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/XDbl6

666 views

Опубликован 17 мар.

❗️❗️Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт шурасы рәислегеннән китте Татарстан Дәүләт шурасының 19нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламенты рәисе вазифасыннан вакытыннан алда китү турында карар кабул итүен белдерде. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе вазифаларын Марат Әхмәтовка йөкләделәр Мөхәммәтшин Дәүләт шурасының шәрфәле рәисе булып калачак. Әлеге вазифа бүген кертелде. Аңа хезмәт хакы түләнми, ләкин Дәүләт шурасы эшендә катнашу, утырышларда чыгыш ясау һәм тәкъдимнәр юллау хокукы бирелә. Моннан тыш, утырышлар залында даими урын, парламент бинасында эш кабинеты һәм транспорт карала. Шәрәфле рәиснең эшен Дәүләт шурасы идарәсенә кергән секретариат тәэмин итәчәк, ә чыгымнар казна хисабына капланачак. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентын 30 еллап җитәкли, аңа быел 79 яшь тула. 2023 елда рәислектән китү ихтималы турында белдергән иде, әмма соңрак "намусым һәм тәрбиям кушмый" дип китмәячәген әйтте. 2024 елда ул янә парламент спикеры булып сайланды.

414 views

Опубликован 17 мар.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Русия түрәләре Max мессенджерына ышанып бетми. Аның өчен аерым телефоннар һәм сим-карталар сатып алалар, дип яза Faridaily. 🔹Ирандагы сугыш аркасында Трамп Кытайдан Си Цзиньпин белән очрашуны бер айга кичектерүне сораган. Трамп Кытайга эш сәфәре 31 марттан 2 апрельгә кадәр планлаштырылган иде. 🔹Әфганстан хакимиятләре белдерүенчә, Пакстанның Кабулдагы наркология хастаханәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә 400 кеше һәлак булган. 🔹Берләшкән Гарәп Әмирлекләре үз һава киңлегендә очышларга вакытлыча тыю кертте.

398 views

Опубликован 16 мар.

АКШ режиссёры Дэвид Боренштейн һәм Уралдагы Карабаш шәһәреннән видеограф Павел Таланкин төшергән «Mr. Nobody Against Putin» ("Мистер Беркем дә түгел Путинга каршы") дигән картина «Иң яхшы документаль фильм» номинациясендә «Оскар» бүләгенә лаек булды. Бүләкләү тантанасында Таланкин урыс телендә чыгыш ясады. "Дүрт ел дәвамында без йолдызларга карап, иң зур теләгебезне телибез. Бик мөһим теләк. Әмма кайбер илләрдә күктән атылган йолдызлар урынына бомбалар төшә һәм дроннар оча. Киләчәгебез хакына, барлык балаларыбыз хакына, әйдәгез барлык сугышларны туктатыйк. Хәзер үк", диде ул сәхнәдән. 33 яшьлек Таланкин Чиләбе өлкәсенең Карабаш шәһәрендә яшәгән һәм әнисе белән бер мәктәптә эшләгән, дәүләт бәйгеләрендә откан. Аның тормышы, күпләрнеке кебек үк, 2022 елның февралендә, Владимир Путин Украинада сугыш башлагач үзгәрә. Мәктәптә милитаристик пропаганда дәресләре барлыкка килә, һәм, Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе белән, Таланкин алар турында хисап бирүче видеолар төшерә башлый. 2024 елның июнендә ул Боренштейн белән бергә фильм ясар өчен, төшерелгән материал белән Русиядән китә. Русия хакимиятен яклаучы медиаларда фильмны «русиягә каршы» дип атадылар. Картина чыккач, Таланкин эшләгән мәктәпкә күәт структуралары хезмәткәрләре килгән. Анда китапханәче булып эшләгән һәм вакыт-вакыт укытучыларны алыштырган аның әнисе эштән китәргә мәҗбүр булган, дип хәбәр итте җирле медиалар. Төбәк басмалары мәгълүматына караганда, Карабашта ул «шартлаган бомба эффекты» тудырган. Z-каналларда Таланкинны хыянәтче дип атаганнар. Элек Азатлык Радиосында Павел Таланкин белән әңгәмә чыккан иде👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

406 views

Опубликован 16 мар.

13–14 мартта Берлинда Ballhaus Prinzenallee театрында яңа буын татар мөһаҗирләре беренче тапкыр татар телендә спектакль тәкъдим итте. Яшьләр Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә нигезләнеп куелган "Чыганак" спектаклен сәхнәләштерде. Тамашаны танылган режиссер,Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров әзерләде. Ул премьерага бер көн кала үзе дә Берлинга килде, ә моңа кадәр репетицияләр нигездә онлайн форматта алып барылды. Тамаша читтә тамырларыңны югалту проблемына багышлана. @azatliqradiosi

654 views

Опубликован 16 мар.

Татарстан Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләренә тагын һуманитар ярдәм җибәргән Республика һәрвакыттагыча ярдәмне мулдан бирә. Бу юлы һуманитар ярдәм 17 машинада җибәрелгән. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үз Телеграм-каналында язды. Шунда ук Украинага каршы сугышучы хәрбиләргә дә өлеш каралган. Барлыгы 250 тонналык ярдәм. «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәмне әзерләүдә бар республика халкы, барлык районнар, күп кенә предприятияләр һәм иҗтимагый оешмалар катнаша. Татарстан янәшә!» дип язган Миңнеханов. Моңа кадәр Татарстан президенты Миңнеханов мәктәпләрне берьюлы төзекләндереп булмаячак, чөнки Татарстан Украина сугышы өчен эшли диде. Аннан мәктәп, балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү оешмаларын төзекләндерүне сораганнар иде. Татарстанда юллар төзелеше һәм төзекләндерүгә чыгымнар да ике тапкырга кимеде. ▪️2026 елда республика бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. @azatliqradiosi

335 views

Опубликован 16 мар.

Русия контролендәге Акмәчетнең Киев район мәхкәмәсе Кырымда тоткарланган дүрт мөслимәне сак астында калдыруны 14 июньгә кадәр озайтты. Бу хакта адвокат Эмил Курбединовка сылтанып «Кырым теләктәшлеге» хәбәр итә. Утырышка мөслимәләрнең туганнары да килгән. Насиба Саидованың әнисе Динара Июпова әйтүенчә, утырыш ябык ишекләр артында узган һәм туганнарны кертмәгәннәр. Шулай ук аларны карарны игълан иткәндә дә эчкә үткәрмәгәннәр. Июпова сүзләренчә, алар кызларын бары «бер мизгелгә» генә күреп калган. Адвокат белдерүенчә, утырыш барышында Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) тикшерүчесе мөслимәләргә чикләү чарасын үзгәртсәк, алар шаһитларга басым ясарга һәм качарга мөмкин, чөнки Украина ватандашлыклары бар дигән. Ни өчен аларның өй сагына җибәрелмәве аңлатылмаган. ▪️Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды. @azatliqradiosi

327 views

Опубликован 16 мар.

Казакъстанда кичә узган референдумда яңа Конституция өлгесе өчен 7,9 миллион кеше, ягъни 87,15 процент яклап тавыш биргән. Каршы булучылар саны 898 меңнән арткан (9,8 процент). Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенең беренчел мәгълүматларында әйтелә. Бюллетеньдә: "2026 елның 12 февралендә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган Казакъстан республикасы яңа Конституциясе өлгесен кабул итәсезме?" дигән бер генә сорау булган. Тавыш бирү нәтиҗәләре рәсми игълан ителгәнче үк президент Касыйм-Җомарт Токаев 15 мартның яңа Конституция көне булачагын белдерде. 1996 елдан бирле Конституция көне 30 августта билгеләп үтелә иде. Яңа Конституция өлгесенең төп үзгәрешләренең берсе — парламентны ике пулатлыдан бер пулатлы итеп үзгәртү һәм аны корылтай дип атау. Корылтай 145 әгъзадан торачак. Алар биш елга партия исемлекләре буенча сайланачак. Тел турында маддәгә дә үзгәреш кертелгән. Өлгене яклаучылар моны әһәмиятле дип саный, ә каршы булучылар исә бу үзгәрешнең асылда берни дә үзгәртмәвен әйтә. Өлгенең 9нчы маддәсенең 2 нче пунктында: "дәүләт оешмаларында һәм җирле үзидарә оешмаларында казакъ теле белән беррәттән урыс теле дә рәсми кулланыла" дип язылган. Гамәлдәге версиядә исә "беррәттән" урынына "тигез дәрәҗәдә" дигән сүз кулланыла. Казакъ телле активистлар арасында бу пунктны бөтенләй алып ташларга чакырулар яңгырады. Алар Конституциядә дәүләт теле итеп бары тик казакъ теле генә билгеләнгән норма калырга тиеш дип саный. Яңа Конституциядә тагын нинди үзгәрешләр булачагы турында 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi

327 views
12•••5•••101112131415•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384