TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват6,122Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 37 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 29 янв.

🇺🇸🇮🇷Чәршәмбе көнне АКШ президенты Доналд Трамп Иран хакимиятеннән сөйләшүләр башлауны таләп итте. Аның сүзләренчә, әлеге сөйләшүләр Иранның атом коралы ясаудан баш тартуын күздә тоткан килешүгә китерергә тиеш. Трамп Truth Social социаль челтәрендәге битендә кисәтүенчә, юкса АКШның Иранга яңа һөҗүмнәре узган җәйдә ясалганнарыннан "күпкә катырак" булачак. Бу кисәтү Якын Көнчыгыш төбәгенә берничә һөҗүм очкычын үз эченә алган «Авраам Линкольн» җитәкчелегендәге хәрби очкычлар ташучы төркем килү фонында яңгырады. Трамп Иран янындагы көчләрне арттыруны һәм Кариб диңгезендә оештырылган хәрби-диңгез төркемен чагыштырды. Венесуэлада Николас Мадуроны кулга алу чарасында нәкъ шул кораблар кулланылды. CNN Ак йорттагы үз чыганакларына сылтанып хәбәр итүенчә, Доналд Трамп Иран җирендәге һәдәфләргә каршы киңкүләм һава һөҗүме ясау юлын карый. Иран атом програмын һәм баллистик ракетлар җитештерүен чикләүгә кагылышлы башлангыч сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамлану моңа сәбәп булып тора. Һөҗүм өчен ихтимал һәдәфләр арасында Иран җитәкчеләре, протестчыларны үтерү өчен җаваплы булган иминлек көчләре башлыклары, шулай ук атом програмы белән бәйле материаллар җитештерү һәм саклау корылмалары, шулай ук дәүләт оешмалары телгә алына. Трампның Иранның атом програмына игътибары, мөгаен, узган җәйдәге һөҗүмнәр вакытында җимерелгән уран баету корылмаларын торгызу омтылышлары турында АКШ күзләү хезмәтләреннән алынган хәбәрләр аркасында арткандыр. Шулай ук Иран хакимиятенең Атом энергиясе халыкара агентлыгы (МАГАТЭ) инспекторларын үз корылмаларына кертүдән баш тартуы да шик тудыра. Чәршәмбе көнне Иранның тышкы эшләр министры Аббас Арагчи илнең кораллы көчләре "теләсә нинди агрессиягә" "кичекмәстән һәм куәтле" җавап бирергә әзер дип белдерде. @azatliqradiosi

386 views

Опубликован 29 янв.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русиянең һөҗүме нәтиҗәсендә Запорожье өлкәсендә өч кеше һәлак булды, дип хәбәр итә өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Иван Федоров. Бер кеше яраланган. 🔸"АКШ һәм Европа Украина өчен иминлек гарантия мәсьәләсендә уртак килешүгә иреште", дип белдерде АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио Сенаттагы тыңлауларында. Рубио билгеләп үткәнчә, Украина көнчыгышындагы җирләр мәсьәләсе генә әле хәл ителмәгән килеш кала, һәм бу "бик катлаулы" мәсьәлә булачак. 🔸Германия канцлеры Фридрих Мерц Украинаның 2027 елга Европа берлегенә керү мөмкинлеген күрми. "Бу берничә елга сузыла торган процесс. Мондый тиз кушылу гади генә мөмкин түгел", дип билгеләп үтте ул. Бу датаны элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский әйткән иде. 🔸Португалиядә "Кристина" давылы нәтиҗәсендә ким дигәндә биш кеше һәлак булган. Бу хакта Sabado басмасы хәбәр итә. Якныча 485 мең кеше электрсыз калган, шактый йортлар һәм машина юлларына зыян килгән. 🔸Казанда режиссер Тимур Бекмамбетовтан тартып алынган Мәрҗани йорты сатуга чыгарылган. Бинаның башлангыч бәясе - 9,3 миллион сум. "Коммерсант" язуынча, йорт Бекмамбетовтан мәхкәмә карары нигезендә тартып алынган. Мәхкәмәгә Казанның Мәскәү районы прокуроры мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында хуҗаның мәдәни мирас корылмасын саклау өчен тиешле чаралар күрмәве ачыкланган диелә. @azatliqradiosi

397 views

Опубликован 28 янв.

Көн язмасы: Страсбургтагы "түгәрәк өстәл"дә чит илдә татар мәнфәгатьләрен яклау ысуллары турында сөйләштеләр 24 гыйнварда Страсбургта Кавказ халыклары Ассамблеясе һәм чит илләрдә эшләүче Татар шурасы түгәрәк өстәл оештырды. Бу — аларның уртак беренче эше.Кавказ халыкларын һәм татарларны нәрсә берләштерә? Милли үзенчәлекне саклауда нинди уртак ысуллар булырга мөмкин? Без бу хакта чараны оештыручыларның берсе — Татар шурасы вәкиле, сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе, берничә ел дәвамында мөһаҗирлектә яшәүче Руслан Айсиннан сораштырдык. "Европа илләрендә милли үзәкләр булдыру мөмкинлеге бар. Алар каршында милли мәктәпләр, түгәрәкләр оештырырга мөмкин, моны берсе дә тыймый. Бу бик мөһим. Мәсәлән, беларуслар Литва, Латвия һәм Польшада бу мөмкинлекләрдән актив файдалана. Бу институтлар аларда яхшы эшли. Алар саны күп булмаса да, әлеге юнәлештә оеша алганнар. Кавказ халыклары һәм татарлар аерым оешмаларга туплана, аерым проектлар эшли, әмма "милли йорт" кебек уртак урыннар юк. Европа Берлегенең үз програмлары һәм грантлары бар. Аларны өйрәнеп, әлеге юнәлештә системалы эш алып барырга кирәк. Бу — беренче адым. Икенчесе — безнең яңа килгән кешеләргә, мөһаҗирләргә ярдәм итү эше системга салынмаган. Күп очракта кешеләргә юридик ярдәм кирәк, һәм бу безнең өчен аеруча мөһим. Мәсәлән, Русиядән китүче татарлар һәм башкортлар арасында телләре, милләтләре, диннәре өчен эзәрлекләнүчеләр бар. Аларга сәяси статусы булуын исбатлау бик авыр. Бу миңа да кагылды. Үземә документлар рәсмиләштергәндә, милли сәясәт белән шөгыльләнүче кешегә, "Сезгә нинди куркыныч яный?" дигән сорау бирделәр һәм моны дәлилләүне таләп иттеләр. Мәскәү яки Петербурдан килүче кешегә "Мин Навальныйны яклау йөрешләрендә катнаштым" яки "Мин сугышка каршы чыгыш ясадым" дип әйтү җитә. Аларга ярдәм итүчеләр дә шактый. Ә менә тел активизмы белән шөгыльләнүчеләргә Мәскәү басым ясавын Европа илләре түрәләре белми, бу хакта хәбәрдар түгел. Русия либераллары да тел һәм милли сәясәтне кабул итми. Алар мондый активизм бармы соң, аның өчен эзәрлекләүләр булмыймыни дип аптырый һәм ярдәм итүдән баш тарта", диде Айсин Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi

1,690 views

Опубликован 28 янв.

Латвиядә Кремль тарафлы урыс дөньясы идеясен яклаучы активист Александр Гапоненко ун елга иректән мәхрүм ителде Рига район мәхкәмәсе 71 яшьлек Мәскәү Кремле тарафлы активист Александр Гапоненконы милләтара нәфрәт уяту һәм Латвиягә каршы эш алып баручы чит ил дәүләтенә ярдәм итүдә гаепле дип тапты һәм ун елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу хакта LETA агентлыгы хәбәр итә. Гапоненконың адвокаты Имма Янсоне карарны шикаять итәчәген белдерде. Узган елдан бирле сак астында тотылучы Гапоненко гаебен танымады. Александр Гапоненко 2025 елның 13 февралендә Русиянең БДБ илләре институты оештырган “ Русиягә каршы сугышка әзерлек факторы буларак Балтыйк илләрендә урыс ватандашларына этноцид” дигән «түгәрәк өстәл»дә катнашканнан соң тоткарланган. LRT мәгълүматларынча, анда Латвиянең башка ватандашлары да чыгыш ясаган, шул исәптән эзләүгә бирелгән элекке Рига думасы депутаты Руслан Панкратов һәм элекке Европа парламенты депутаты Андрей Мамыкин. Аларга карата җинаять эшләре аерым эш буларак тикшерелә. Тикшерү фикеренчә, Гапоненко латышларны урыс телле халыкка каршы дошман итеп күрсәтеп ялган мәгълүмат тараткан, шул исәптән урысларны эзәрлекләү, урыс телен тыю һәм урыс телле мәктәпләрне бетерүне этноцид буларак сурәтләгән. Ул шулай ук «урыслар этноцидын туктату»ның бер ысулы буларак Русиянең Балтыйк илләренә, шул исәптән Латвиягә ихтимал басып керүен атаган һәм моңа әзерләнү вә идеологик ярдәм дә кирәк дип белдергән. «Русияне агрессор дәүләт буларак яклап һәм аның сәяси һәм хәрби эшчәнлегенә мәгълүмати ярдәм күрсәтеп, Латвиянең бәйсезлеге, суверенитеты, ил бөтенлеге һәм иминлегенә каршы юнәлгән гамәлләргә булышлык иткән”, дип белдергән прокуратура. ▪️Гапоненко Украинадагы Мелитополь шәһәрендә туган, 1978 елда Латвия дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Ул «Урыс дөньясы» идеясен яклый, теркәлмәгән «Ватандаш булмаганнар конгрессы» оешмасының оештыручыларының берсе һәм Ригада оештырылган «Урыс җәмгыяте» әгъзасы. 2018 елда Латвиянең дәүләт суверенитеты һәм ил бөтенлегенә каршы эшчәнлек кылуда гаепләгәнгән, 2020 елда исә шартлы җәзага хөкем ителгән. @azatliqradiosi

406 views

Опубликован 28 янв.

Демограф Салават Абылкаликовны “Медуза”га әңгәмә биргән өчен читтән торып штрафка тартканнар Мәскәү мәхкәмәсе социолог һәм демограф Салават Абылкаликовны “теләнмәгән оешма” эшчәнлегендә катнашу маддәсе нигезендә биш мең сум штрафка тарткан. Бу хакта Абылкаликовка сылтанып ОВД-Инфо хәбәр итә. Абылкаликов “Медуза”дагы “Без белмибез” (“Мы не знаем”) YouTube-шоуга Русиядәге демографик кризис турында әңгәмә биргән булган. Нәкъ шуның өчен аңа беркетмә төзелгән. Шулай ук эш материалларында Салаватның “Медуза” сайтында шул ук темага чыккан мәкаләсе дә телгә алына. Әлеге текст беренче булып Берлинның Карнеги үзәге сайтында чыккан. Абылкаликов хәзер Германиядә яши. Ул — Филипп Шварц инициативасы стипендиаты (бу програм үз ватанында эзәрлекләү куркынычы белән очрашкан галимнәргә ярдәм итә). Ул Уфа фән һәм технологияләр университетының (УУНиТ) әйдәп баручы белгече иде. Демограф җинаять җаваплылыгына тартылу куркынычы сәбәпле, Русиягә кайтырга җыенмавын әйткән. @azatliqradiosi

402 views

Опубликован 28 янв.

Русия спортчыларын 2026 Кышкы Олимпиада ачылышы тантанасына кертмиячәкләр Русия спортчылары 2026 елда Италиядә узачак кышкы Олимпия уеннарының ачылыш тантанасында милли такымнар парадында катнашмаячак. Бу хакта Халыкара Олимпия комитеты (МОК) хәбәр итте.…

407 views

Опубликован 28 янв.

Миләүшә Таминдарова милли кадрлар кытлыгына зарланды Татарстан камера хорының җитәкчесе һәм дирижёры Миләүшә Таминдарова Татарстан мәдәният министрлыгының еллык утырышында милли кадрлар мәсьәләсен күтәрде. Ул хор сәнгате өлкәсендә белгечләрнең кискен җитмәвен таныды. «Рухи мирас турында сөйләгәндә, бик җитди проблем калкып чыга. Милли кадрларга, бигрәк тә татар теле белән турыдан-туры бәйле булган хор жанрында аеруча зур кытлык бар», — диде Таминдарова. Шул уңайдан ул Казан консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. «Мин үз коллективымны мондый кадрларны тәрбияләү өчен мәйданчык итеп тәкъдим итәргә әзер. Әгәр бездә шундый милли кадрлар үстерелсә, алар безнең коллективта һәм җыр-бию ансамблендә практика узса, моңа без бик рәхмәтле булыр идек», — дип белдерде ул. 2017 елда Русия мәктәпләрендә прокуратура таләбе белән милли телләрне укыту ихтыярига калды. Бу әлеге телләрне укытучылар һәм шулай аларны укучылар санын кыскартуга китерде.

407 views

Опубликован 28 янв.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 гыйнвар, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Харков өлкәсендә Русия армиясенең поездга һөҗүме нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган. Поездда барлыгы 200 кеше, шул исәптән хәрбиләр дә, гади кешеләр дә булган, дип яза Hromadske. 🔸Киев өлкәсендә Русия һөҗүме нәтиҗәсендә торак йортка зыян килгән, ике кеше һәлак булган, тагын дүрт кеше җәрәхәтләнгән. 🔸The New York Times хәбәр итүенчә, Доналд Трамп «Тынычлык шурасы»нда Газзә белән идарә итү өчен чикләнмәгән вәкаләтләр алачак. 🔸Вологда өлкәсе губернаторы Геннадий Филимонов төбәктә Иосиф Сталинга дүртенче һәйкәл куелачагын белдерде. Аны Череповец шәһәрендә урнаштырырга җыеналар. 🔸Русиядә Владимир Мединский җитәкчелегендә әзерләнгән тарих дәреслекләрен яңадан бастырып чыгару планлаштырыла. Укытучылардан дәреслекләрдәге фактологик хаталарга бәйле күп кенә кисәтүләр килгән.

400 views

Опубликован 27 янв.

Русия Дәүләт думасы ФСБ-га интернетны сүндерү хокукын бирүче канун өлгесен хуплады Русия Дәүләт думасы Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) элемтәне чикләүдә вәкаләтләрен киңәйтүче канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Ноябрь аенда парламентка кертелгән “Элемтә турында”гы канунга төзәтмәләр мобил элемтәне генә түгел, стационар интернетны да сүндерү мөмкинлеген күздә тота. Бу ФСБ таләбе белән иминлекне тәэмин итү максатында эшләнә дип аңлатыла. Шул ук вакытта элемтә операторлары мөштәриләр алдында матди җаваплылыктан азат ителә. Русиядә дроннар һөҗүменә бәйле мобил интернет эшенә әледән-әле чикләүләр кертелә. Мондый чикләүләр такси, кибетләр, онлайн-банклар эшендә өзеклекләргә китергәч бизнес тарафыннан ризасызлык тудырган иде. ▪️Элегрәк Казанда яшәүчеләр интернетның сүнүе үзәккә үтә башлады дип зарланган иде. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

412 views

Опубликован 27 янв.

🎼Башкортстан Җәмәгать пулаты деструктив эчтәлектәге идеяларны ачыклау өчен җыр текстларын анализлый торган чек-лист булдырган “Интерфакс” язуынча, беренче чиратта наркотиклар пропагандасы, социаль төркемнәрдә абруйны кимсетү, традицион кыйммәтләрне һәм патриотик идеяләреы инкарь итү, шулай ук Русиядә экстремистик саналган идеяләрне таратуны тикшерү күздә тотыла. Җәмәгать пулатында әлеге чек-листны ата-аналарга, укытучыларга һәм чараларны оештыручыларга теге яки бу җырда деструктив идеяләр бармы-юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итүче гамәли корал булыр дип саныйлар. ▪️Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдә репрессив кануннар һәм чаралар кабул ителде. Сәнгать, мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Башлыча бу Мәскәү белән Петербурда күзәтелсә дә, төрле чикләүләр милли театрларга да йогынты ясый. ▪️2023 ел башында Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язучы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячагын әйтте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны төрле сәбәпләр белән аңлатты, ләкин мәсьәләнең сәяси ягын атамады. Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте. Моңа кадәр Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Яхина әсәре буенча куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды. ▪️Шул ук вакытта Русиянең Украинадагы сугышына ачыктан-ачык каршы әйтүче татар-башкорт җырчылары булмады диярлек. Сугыш башланган көнне кайберәүләре Instagramда кара шакмак сурәте куйды, "сугышлар гына булмасын" дигән сүзләр язды. Җырчылар башлыча нейтраль позициядә, алар хуплап та, каршы да дәшми. @azatliqradiosi

435 views

Опубликован 27 янв.

Башкортстанның 1976 елда төзелгән Илеш районы Югары Яркәй мәктәбе бер тапкыр да ремонт күрмәгән Элегрәк Югары Яркәйнең 2нче санлы мәктәбе укучысы “Интернет иминлеге лигасы” җитәкчесе Екатерина Мизулинага мәктәп җылытылмый диярлек, укучылар салкын бүлмәләрдә укырга мәҗбүр дип зарланып язган иде. Шикаятьне Мизулина үзе чыгарды. “Безнең мәктәптә −28, хәтта −30 дәрәҗә суыкта да мәктәпкә барырга мәҗбүр итәләр, ә мәктәп бик начар җылытыла. Кичә без беренче каттагы бер кабинетта укыдык, чөнки 11нче сыйныфларда район күләмендә сынау БДИ иде. Анда утырганда барыбыз да туңдык, батареяләр салкын иде, ә урамда −25 дәрәҗә булды. Ни өчен без мондый салкында мәктәпкә йөрергә тиеш?”, дип язды Мизулина канәгатьсез укучы сүзләренә сылтанып. 24 гыйнварда прокуратура тикшерү башлады. Илеш районы хакимияте мәктәптә ни өчен салкын булуын аңлатты. Баксаң, 1976 елда төзелгән, ягъни 50 ел эчендә бер тапкыр да ремонт ясалмаган, шуңа бина җылыны тотмый. Шул ук вакытта Башкортстан Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашу өчен Саклану министрлыгы белән килешү төзегән сугышчыларга бер миллион сум түли. ▪️Башкортстан сугышта иң күп кеше югалткан төбәк булса да, республика хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә күпләп җибәрергә тырыша. Азатлык хисабына күрә бу сугышта Башкортстаннан кимендә 8876 кеше һәлак булган. @azatliqradiosi

396 views

Опубликован 27 янв.

Татарстан Күчмә халыклар уеннарын уздыруга гариза әзерли. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов оешманың еллык утырышында белдерде. Уеннар ике елга бер уза. Былтыр бәйге Казакъстанда оештырылды. Уеннарның тантаналы ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та күренде. Ярышларда республикадан 26 спортчы катнашты, алар 17 медаль яулады. Татарстан бөтен Русия спортчыларын Казакъстанга алып бару җаваплылыгының бер өлешен үз өстенә алган дип тә яздылар. Делегация кечкенә түгел - 189 спортчы һәм аларның такымы. Дөнья күчмә халыклары уены ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Әлеге ярышлар матди булмаган мәдәни мирасны саклауда иң яхшы тәҗрибәләр исемлегендә тора. Беренче тапкыр Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Кыргызстанда 2014 елда уздырылды. Әлеге чара Төркия президенты улы, Этноспорт конфедерациясе җитәкчесе Билал Эрдоган яклавында уза. 2026 елда турнирны Бишкәк кабул итәчәк. 2028 елга башкала әлегә билгеләнмәгән. Фотода: "Күк бүре" яки "улак тартыш" уены, 2024 ел

384 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••353637383940•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384